
14 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА
Фәйзрахман карт эшне болай зурга җибәрәсе килмәсә дә, әйткән сүзне кайтарып булмый шул инде, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Дөрес сөйли иде бит ул. Нигә хак булмасын сүзләре? Начарлыгы да тимәде бит. Ә нигә ул аны начар дигән исемлеккә кертте әле? — Кызма әле, Руслан, — дип тынычландырырга тырышты карт. — Минем баш әйтмәде ул сүзләрне, күңел, тинтәк, кычкырды. Үз балама куркыныч яный торган кеше булган өчен генә начар дидем. Кызык. Ата-ана шул бит инде ул, үз баласыннан да яхшы кеше юк, беләсең. Ә мин, шуңа таянып, нахак бәла ягып маташам, үз гаебемне танымас өчен. Руслан ым белән генә эчәргә алып керергә кушты да шундук берне йотып та җибәрде. — Мин аңламыйм сине, Фәйзрахман абый, — дип, шактый тыныч тавыш белән сүз башлады егет. — Улыңның мондый «кадер-хөрмәт»ен кабул итү, җитмәсә, риза булу — юләрлек бит... Күреп торасың, юньле кеше чыкмый аңардан, — дип, икенчесен дә эчеп куйды. — Атасы өметен өзгән бала аннары ничек яши алсын, ди, — дип, карт чәенә кайнар су агызды. — Юк, всё равно, это же неправильно... Вот я, например... Я же лучше него, да? Нет, не говори, — дип, өченчесенә үрелде ул. — Эчеп утырсаң, чыннан да, лушше булмыйсың, улым, — дип җавап бирде карт. — Һы, улым, дисең бит син миңа... Ә мин сиңа ул түгел. Дөресен генә әйткәндә, син минем әти булсаң иде... Затлы бүлмәләрдә генә, купшы розалар исендә генә үз көеңә яткырыр идем, — дип сөйләп китте ул. Шактый исергән иде инде. — Фәйзрахман абзый, әти булыгыз миңа, ә? Минем янда гына калыгыз...
60
0