
16 нчы көн. Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"
"Якты дөньяда яшәү үзе бер бәхет!" – Бу сөенечле уйны кичерергә, тормыш мәгънәсен аңларга инсанга караңгы чокырга төшүләр кирәк микәнни? Саф күз яшьләре битләре буйлап тәгәрәде. Бу яшьләр инде әрнүле, кимсенүле түгел иде. Бу яңадан туып дөньяга килү иде. – Мин исән, газиз Раббым! Кичер көфер уйларым өчен! Яшибез син язган гомерне, көрәшеп яшәрбез! Кемнәр, нинди максатлар белән генә йөрми бу дөньяда?! И Аллам...
Сылтамалар:
80
0