15 нче көн. Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"

15 нче көн. Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"

Зөлхәбирә алагаем зур ташка абынып егылды. Күкрәк турысы ташка бәрелде булса кирәк – мизгел эчендә авырту тойгысы күңелен биләде. Авырткан җирен кулы белән ныклап кысып тотты. Йөрәк дөп-дөп тибә. Күңел әрнүенә авырту газабы кушылды. Аңын уятып, башына «нишләвем бу?» дигән уй йөгерде. Күкрәген учы белән тотып, җиргә җайлап утырды. Кичке эңгер төшсә дә, үрдән авыл яхшы күренә. Ничек кайтып керәсең ди анда?! Бу үзәнлектә кеше күңелендә миңа урын юктыр! Акрын гына борылып, Баланлы тауга карап басты.

Тэглар:

74

0