Роберт Миңнуллин "Кояш белән узышу"

Роберт Миңнуллин "Кояш белән узышу"

16 нчы көн #Әдәбимарафон2025 Кояш белән узышу Кояш белән узышабыз, Мин чабам Ул да чаба. Ул узалмый, Мин узалмыйм – Икебез дә бер чама! Яндык, пештек, Арып беттек – Мин калмый, Ул да калмый, Узып та Китә алмый... Тик кояш Кызык итте – Болытка Кереп китте. Ә үзе болыт артыннан Көлгән була, җитмәсә. Уза идем мин кояшны, Әгәр кереп китмәсә!

Тэглар:

73

0