
Гакыйль Сәгыйров "Ике кояш"
16 нчы көн #Әдәбимарафон2025 Ике кояш Ике кояш бар дөньяга - күктә берсе, Йөрәкләрдә икенчесе, иң көчлесе, Тормыш йөзен яктыртучы иң яктысы, Кыш көненә яз китерә бер чаткысы. Бер чаткысы!.. Хисләренә түзәлмичә Мин ямьсез дип офтанганны гүзәл итә, Чирлеләрне ятагыннан күтәрә ул, Куркакларны батырлыкка этәрә ул. уйлый белмәс йөргәннәрне уйландыра, Кыюсызлык йөгәннәрен ул салдыра. Чын ямь бирә чишмәгә дә, тирәккә дә, Сулыш өрә сүнеп барган йөрәккә дә. Мәхәббәт ул... нинди татлы әрни күңел. Әгәр сүнсә - күктәгесе берни түгел.
71
0