
Алсу Шәяхмәтова "Ялгыз итмә... Әтисе"
16нчы көн #әдәбимарафон2025 - Мин балагызның гарип калганына гаепле түгел, гаеплене читтән эзләмәгез Наил, үзегездә зур гаеп. Шунда килеп тә, Язиләнең кабере өстенә бер иелеп тә карамадың бит, карашыңны карап тордым Наил! Малаең кызганыч име... Беләсеңме, миңа да ул кызганыч. Гарип калганы өчен, әтисе-әнисенең гөнаһлары өчен ул җавап биргәне өчен, шундый юньсез атасы булганы өчен... бик кызганыч. Уңышлар телим сезгә Наил, исән-имин терелсен улыгыз. Бу дөньяда, ата-ана алдан баласын озатырга тиеш түгел, ул кайгыны Аллаһы Тәгалә сезгә язмасын. Менә шул әйтәсе сүзем, хәзер хуш! Мине үземне генә калдыр, кит, Наил. Син чит кеше монда. Наил бер сүзсез Зифаны тыңлап торды да, башын иеп, зираттан чыгып, машинасына утырып, китеп барды. Әйе, Зифа дөрес әйтте... барысын да дөрес әйтте шул! Зифа... кызы Язилә янында әле дә булса утырып калды... үзе бертуктаусыз... безгә әти кирәкми инде, име балам, кичер аны, балам, кичер... гафу ит, рәнҗемә, бәхиллегеңне бир аңарга, - диеп кабатлады. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АлсуШәяхмәтова #Ялгызитмәәтисе #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
82
0