
Зөлфәт.Шагыйрьлек
15нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зөлфәт.Шагыйрьлек Кара буран томалаган күкне Шау гарасат дулый тоташтан. Тома күктән шәфкать сорый юлчы — Ул юл сайлап бүген адашкан… Мондый халәт шагыйрь бичарага Гадәти бер халәт ләбаса — Сүзләр төнен буран томалаган… Һәм шул даулы өермә аша Бураннарда үз йолдызын эзләп Җан караңгы күктә адаша. Һаман яра кара буранны ул Һәм тирән күк кинәт ачыла. Баксаң, япа-ялгыз икән бит ул! Һәм… кодрәтле җиһан каршыда… Бу дөньяның күпме аңлатып та Аңлап бетмәс сере бар микән? Тәгаләбез ни өченгә әле Дөньялыкны түгел, Иң электән Сүзне бар иткән? Илаһның шул сүзен ишетердәй Мәлләремне һаман эзләрмен. …Шуңа күрә минем бу язмышым Бер бураны төнге сүзләрнең… #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Зөлфәт #Шагыйрьлек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
82
0