Роберт Миңнуллин "Ипекәй"

Роберт Миңнуллин "Ипекәй"

15 нче көн #Әдәбимарафон2025 Ипекәй! Ипинең бар карасы! Күмәче бар, калачы! Бер капсаң шул карасын, Күмәчен йә калачын, Тагын кабасы килә, Тагын бер генә кабат Кабып аласы килә! Ай-яй тәмле карасы! Ай-яй тәмле калачы! Ипекәйне әтием Безнең өчен үстерә. Ипи безне үстерә – Рәхәтләнеп үс кенә! Бигрәк тәмле карасы, Бигрәк тәмле агы да, Күмәче дә – бары да... Бигрәк тәмле – аз гына Җитми калды тагы да! Ипекәйнең кайсы да – Ризыкның Хөрмәтлесе! Җирдә иң Кыйммәтлесе!

Тэглар:

68

0