Сәкинә Хәйруллина "Сәлам"

Сәкинә Хәйруллина "Сәлам"

15 нче көн #Әдәбимарафон2025 Шәһәргә китеп барышым, Авыл тузанын кагып. Хуш дигән сүзем югалды, Инеш суыннан агып. Артта — авыл, алда — шәһәр, Шау-шулы серле галәм. Авыл егетеннән сиңа Ялкынлы кайнар сәлам. Хыяллар күпкатлы йорттай, Зәңгәр күкләргә ашкан. Бәхет чокып чыгар кебек Юлга төзелгән таштан. Авылга кайтып барышым, Тарта урман-сулары. Төшемә кереп йөдәттең, И-и,иген басулары.

Тэглар:

70

0