
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 15 нче көн Лилия Закирова Ялгыш адым хикэя
Шунда Наиләгә әллә нәрсә булды. Күңелендә бөтен дөньясыннан үч алу теләге туды. Ике уйлап тормыйча, машинасын Саматка турылап, газга басты... Аны-моны абайламыйча юл аша чыгып баручы ир читкә очты... Наиләгә сигез ел бирделәр. Төрмәдә утырганда ире аннан аерылды һәм Саматның тол калган хатыны Рамиләгә өйләнде. Сигез ел эчендә Наилә балалар хакында бер хәбәр дә ишетмәде. Яшәүдән күңеле кайткан хатын үз-үзенә кул салган да булыр иде, кайчан да булса балаларын күрә алу, кочагына алу теләге аңа яшәргә көч бирде. Төрмәдән Наилә чәчләренә чал төшкән, сәламәтлеге шактый какшаган төшенке күңелле ханым булып чыкты. Кая барырга, нишләргә?.. Ул үзләренең өенә китте. Балалары белән күрешү иде теләге. Тик аны анда колач җәеп каршылаучы булмады. Элеккеге хатынын күреп, Ренат агарынып китте, иреннәре ачудан кысылды. – Нишләп йөрисең монда, җинаятьче? Синең монда аласы әйберең калмады, көтәр кешең дә юк! – Ренат, зинһар, балаларны бер генә күрим инде... – Шулаймыни?! Ә башка ир артыннан чапканда, шуның аркасында җинаять кылганда син балалар хакында уйладыңмы? Аларның әниләре хәзер башка. Ул сине алыштырды, ана назы бирде. Балалар сине күрергә дә теләми. Зинһар, мондый кыяфәттә куркытып, күңелләрен төшереп йөрмә. Наиләнең аяк астында җир убылгандай булды. Ул көч-хәл белән чыгып якындагы утыргычка чүмәште. Шунда инде күпмедән бирле тыеп килгән күз яшьләренә ирек бирде, елады да елады... Тик ничек кенә авыр булмасын, алга таба яшәргә кирәк. Ул идән юучы булып эшкә керде, арзанлы гына фатир яллап тора башлады. Балаларын күрү теләге ничек кенә көчле булса да, яңадан анда барырга кыймады. Әгәр балалары аны күрергә теләми икән, ул аларны борчып йөрмәс. Болай да күпме борчу-кайгы китерде бит инде газизләренә. Наилә арзанлы гына ноутбук алып төрле сайтларга керә торган булып китте. Кем белә, бәлки шунда балаларын табар, сурәтләренә карап булса да күңелен юатыр. Өметсез шайтан диләр бит... Чынлап та, берничә көннән контактта кызы Зиләдән хат килеп төште. “Әнием, кадерлем, ниһаять мин сине эзләп таптым! Белсәң иде сине ничек сагынганымны. Абый да сине еш искә ала. Әти безне мәҗбүриләп чит хатынга әни дип әйттерә. Тик ул сине алыштыра аламы соң!.. Безнең барысы да әйбәт. Мин мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйм. Абый быел институтка укырга керде. Беләсеңме, әнием, абый өйләнергә җыена... Тик бу хакта әлегә әтиләр белми...” Наилә хатны елый-елый әллә ничә кат укып чыкты. Ниһаять, өшегән күңеленә җылы йөгерде. Калтыранган куллары белән кызына җавап язарга тотынды. Киләчәктә бергә булачакларына ул инде шикләнми иде...
58
0