14 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА

14 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА

Очрашу, күрешү нәкъ Мөнәвир көткәнчә булды. Сәләхетдин абзый салкын гына, исе китмичә генә кул бирде һәм: — Кайттыңмы? — дип сорады мәгънәле генә итеп. Мөнәвирне баштан-аяк күзе белән капшап чыкканнан соң: — Ишеткән идем, ишеткән идем, — дип өстәде. Мөнәвирнең йөрәге жу итеп китте: «Барысын да ишеткән икән». Сәләхетдин абзый, чыннан да, Мөнәвир Гариповның кайтуы турында бораулау конторасында бер атна элек үк ишеткән иде инде. Халык дигәнең андый хәбәрне яшен тизлеге белән тарата бит ул. Мөнәвирнең маҗараларын конторада бераз арттырып та сөйләделәр бугай. Имеш, Гарипов моннан киеп киткән күлмәген дә алыштырмаган. Имеш, кайтырга да хатыныннан акча соратып алдырган. Сәләхетдин абзый башта бу сүзләргә гайбәт кенә дип караган иде, кичә Мөнәвирнең хатыны Кәүсәрияне күреп сөйләшкәч, тәмам ышанды. Сүзләр шактый күпертелгән булса да, Мөнәвирнен өс-башын карый алмавы хас икән. Әмма кайту өчен акча сорамаган, сер бирмәгән, ничек итсә иткән, үзе кайтып егылган. — Үзе чёрт с ним, холкы үзгәргәнме соң? — дип, уенын-чынын бергә кушып сорады Сәләхетдин абзый Кәүсәриядән. — Һаман шул, кире беткән тәкәббер. Урамга да чыкмый, кешеләр белән дә сөйләшми, эш тә эзләми... — Мөнәвирлеген итә дисең, алайса... Шулай инде, характер трактор түгел, тиз генә төзәтеп булмый. — Карт, үз кызыдай күреп, Кәүсәриянең аркасыннан какты: — Борчылма, килен, «кайткан малда бәрәкәт бар». Моңа кадәр дә Сәләхетдин абзый белән Кәүсәрия очрашканда сөйләшә торганнар иде. «Ничек, килен, хат-хәбәре бармы?» — дип башлый иде мастер сүзен.

Тэглар:

82

0