13 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА

13 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА

Кайрак кебек шома, тигез асфальт юлны калдырып, ул каен урманына таба борылды. Моннан инде барасы буровойның сәндерәсе дә, андагы верховойның гәүдәсе дә аерым-ачык булып күренә иде. Ахры, бораулаучылар инструмент күтәрәләр — верховой шәмнәрне кабул итәргә менгән. Мөнәвир, верховойга күренмәскә теләп, юл буендагы яшь каен куакларына табарак сыенды, үзе зур дулкынлану белән кызу-кызу бара бирде, йөрәге аның күкрәк читлеген җимерердәй булып тыпырчына, сулыш алырга ирек бирми, ярсый. «Нәрсә диярләр, үзләренә кире алырлармы?» дигән уй җәфалый иде юлчыны. Мөнәвир, нәрсәдер белергә тырышкан сыман, тагын вышка башына карап алды, тагын агачларга елыша төште. Назлы каен яфраклары аның битен сыйпап иркәләгәндәй иттеләр, аны бераз тынычландырдылар. Ул күлмәк изүен чишеп җибәрде, агачтан бер-ике салкынча яфрак өзеп алып, аның белән маңгай тирен сөртеп ташлады. Аннан, юл читендәге яңа киселгән агач төбенә күләгәгә утырып тәмәке кабызды да ерактагы буровой гөрелтесе белән кушылган кошлар сайравын тыңларга кереште. Сигез айдан соң туган җирләргә кайтып, яңадан таныш урманда утыру аңа чиксез ләззәт бирә иде. Урман, урман! Хуш исле, сайрар кошлы урман, ничек сагындырдың син Мөнәвирне! Үзеңдә булган бар нәрсәне: һәр аяк тавышын, һәр агач шытырдавын, һәр кош сайравын һәм буровой торбасының һәр чыңын бәйнә-бәйнә сөйләп торган яңгыравыклы, беркатлы, гади урман, ничек юксындырдың син улыңны! Тыңлап карагыз әле, чыннан да гаҗәп соң: шунда ук гөрләп буровой эшләп тора, шунда ук, тирә-юньгә әһәмият бирмәстән, агачлардан-агачларга кунып төрле кошлары, сандугачлары сайрый. Мондагы кошлар һич тә буровойны үзләренә комачау итеп карамыйлар — сайрыйсын сайрый бирәләр. Җитмәсә, оя да ясыйлар, бала да чыгаралар. Буровой һәм кошлар ничектер бер-берсен тулыландыралар. Кошлардан башка буровой, буровойдан башка кошлар яши алмастыр кебек.

Тэглар:

83

0