
12 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА
Отель бусагасында безне Җиһангир каршы алды. Кыстый-кыстый, уптым илаһи чәйханәгә җыеп китте. Төшке аштан мин буталчык хисләргә бирелеп чыктым. Кәеф күтәрелсә дә, сөмсер коелды. Шөкер кылуны онытып, зар түктем: – Янә корсак үсә инде. Әмма хәзрәт бу юлы да игә китерде: – Сукранма, кайткач, бичәң белән бергә пресс ныгытырсыз. Теш арасында казына-казына: – Алсу чәчкә табылдымы соң? – дип кызыксынды Рафаэль. – Әйе, – дидем. – Алайса, ни өчен без һаман монда? Мин, телемне йоткандай, иң җыердым. – Бохара һавасын озаграк сулап ләззәтләнер, изге туфрак җылысын озаграк тоеп кинәнер өчен, мөгаен, – дип, ярдәмгә ашыкты Җиһангир. Аңа ияреп, шәһрестандагы яһүдиләр мәхәлләсен кичтек. Хәзрәткә «Синагога мәчете» дигән язу ошады. Саманилар төрбәсен яд кылдык. Гап-гади кирпечләрне иңгә-буйга тезеп, почмаклап-юнып төзелгән бу мәһабәт бина эчендә таш каплаган ялгыз каберлектән кала һични юк иде. – Монда берничә буын әмир җирләнгән, – дип аңлатты Җиһангир. – Исмәгыйль Самани үзе. Әтисе Әхмәд бине Әсәд. Улы Әхмәд бине Исмәгыйль. Учыңны салып, чын күңелдән теләсәң, һичшиксез, нәселыруың ишәер, диләр. Салкын бизәкләр өстендә кулым дерт итте. Сафсата!
78
0