
13 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА
Фәйзрахман карт уянганда, өстәлдә чәчәкләр тулы ваза тора иде инде. Купшы, затлы чәчкәләр булса кирәк, кыяфәтләре бик горур. — Бабай, уяндыгызмы инде? Мин сезгә мәтрүшкәле чәй ясап алып килдем, — дип, елмаеп килеп керде Асия. — И-и кызым, рәхмәт төшкере. — Яхшы йокладыгызмы, бабай? — Яхшы дип, карт кешегә, күңелендә борчу булганда, йоклавы авыр шул. Ата булгач, икеләтә дә кайгырасың. — Пессимист булмагыз әле, Фәйзрахман абый, сезнең кебек кешеләр дә төшенкелеккә бирелә башласа... — дип, үпкәләгән кыяфәт чыгарды кыз. — Их, «бабай» дип дәшүеңне яратам, мин бит шул турыда хыяллана идем. — Оныкларыгыз юкмыни, бабай? — Булса да, аңа кадәр яшәргә кирәк бит әле. Куркыта, кызым. Үз-үземнән шикләнәм, үзем үстергән улымнан. — Менә тагын башлыйсыз. Әйдәгез әле, берәр яхшы нәрсә турында сөйләшик. Шулвакыт ишек ачылып китте. — Сезне Руслан Нәбиевич үзе янына чакыра, — дип, җитди кыяфәт белән хәбәр итте кичәге кара костюмлы егет. — Менә сиңа яхшы хәбәр... — дип елмайды карт. — Аның бүген кәефе шәп, бабай. Беләсезме, мин нәрсә уйлыйм, ул сезне куркыта гына. Ул бөтен кешеләрне шулай куркыта, сыный. — Сыный-сыный сынык була күрмәсен. — Ярый, җыеныгыз инде, алайса. Ул көтәргә яратмый, — диде кыз. — Әй алмам, кайсы җүләре үлем янына ашыксын. Әле менә чәем дә эчелеп бетмәгән бит. Син дә авыз турсайтып утырасың. Кыз җанланып китте.
62
0