12 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА

12 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА

Кайчандыр Фәйзрахман карт шактый абруйлы кеше иде. Дини китапларны да, дөньявиларын да тиешенчә укытыр өчен, барысы да аның янына килә иде. Ул Рәүфне дә укырга-язарга өйрәтте. Хатыны вакытыннан алда үлеп китү сәбәпле, улына бөтен булган назын, яратуын бирергә тырышты. Әнисен югалту фаҗигасе егеткә бик авыр тәэсир итте — аның күңелен сындырды. Ул өйгә соң гына кайта, кырт-мырт сөйләшә башлады. Фәйзрахман моңа артык игътибар бирмәде, «яшьлек чоры үтәр дә туктар» дип уйлады. Әмма көннән-көн усаллана барган егет бердәнбер көнне укуын ташлады, чит-ят кешеләр белән аралаша башлады, законга каршы чыкты. — Килеп җиттек, төш, — дип кычкырды берәү. Аркасыннан этә-төртә, эчкә алып кереп киттеләр. Башыннан капчыкны алганда, ул яхшы гына җиһазландырылган, пөхтә итеп җыештырылган бүлмәдә утыра иде. Каршысында — шушы затлылыкка килешле киенгән егет. — Там нечего было взять, а за жизнь отца он точно заплатит, — диде дәү гәүдәлесе. Фәйзрахман карт, ниһаять, барысына да төшенде. — Җә, нихәл, абзый, яхшы килеп җиткәнсездер? — дип елмайды кәнәфидәге егет. — Аллага шөкер, улым, зарланмыйбыз, — дип җавап кайтарды Фәйзрахман карт. — Нәкъ үзебезчә сөйләшәсең икән. Соң, мин бит авылда үскән малай, — диде хуҗа. Аннары янындагы егеткә дәште: — Яле, Кристинага әйт, безгә коньяк салып кертсен. Эчәсезме, абзый? — Юк, юк, ни, энем, берни кирәкми... Мине нәрсәгә алып килдегез соң, шуны аңлатыгыз, — дип, башын җүләргә салды карт. Дөресрәге, бу егетне күзәтү, аңлау өчен, үзенә берникадәр вакыт алды. Егет астыртын елмаеп куйды да чибәр туташ алып кергән коньякны, ашыйкмыйча гына, стаканга агызды.

Тэглар:

64

0