11 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА

11 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА

Бүген аны улы кыйнады. Фәйзрахман карт шактый вакыт идәннән тора алмый, үз эченнән нидер мыгырданып ятты. Ә улы Рәүф исә кечкенә, изелеп беткән төргәккә охшаган гәүдәгә соңгы тапкыр типте дә «шул да булдымыни» дигәндәй төкеренеп чыгып китте. Өй эче әллә нинди тонык, зәңгәрсу төсле томан эчендә калганлыктан, бернәрсәне дә абайлап булмый, җитмәсә, әчкелтем ис борынны яра. Тәрәзә ачык булуга карамастан, офыктан югалып бара торган җәйге кояш нурлары да бу йортка керергә ашыкмый. Бары тик күңелне үртәп, шәүләләре генә чагылып үтә. Фәйзрахман карт, калтыранган сөякчел куллары белән тотынырга җир эзләп, агач урындыкны бик озак бимазалады. Ахыр чиктә, чистартылган бәрәңге тутырылган савыт күтәреп кереп килүче килен аны сүзсез генә урыныннан торгызды да түшәккә атып бәрде. Картның моңа исе китмәде, моңа да риза булган, тапталып беткән гәүдә, йомшакка яту белән, үз көенә җәелеп йокыга талды. — Оялмый йоклап яткан була бит карт тәре, — дигән чәрелдек тавыш уятып җибәрде аны. — Синең аркада әнә Рәүф әллә кая китеп югалды. Ә син карт башың белән йокы симертеп ятасың. — Соң, киленкәй, йокы симертәм дип, шырпыдан да ябык калдым бит инде, — дип, елмаеп җавап кайтарды Фәйзрахман карт. — Кит моннан, җүләр, бөтен түшәкне пычратып бетергәнсең, — дип тиргәп атты хатын, картның сүзләрен игътибарга да алмыйча.

Тэглар:

61

0