
Шәүкәт Галиев "Акыл теше кемгә чыга?"
14 нче көн #Әдәбимарафон2025 Акыл теше кемгә чыга? Абый нигә дәшми дисәм, Ник яңагын тоткан дисәм, Бүген аңа Акыл теше чыккан икән! Сорадым мин әниемнән: — Акыл теше кемгә чыга Әни әйтте: — Әйткән сүзне тыңлаучыга. Сорадым мин әтиемнән: — Акыл теше кемгә чыга? Әти әйтте: — Үз сүзендә торучыга. Сорадым мин әбиемнән: — Акыл теше кемгә чыга? Әби әйтте: — Укып гыйлем җыючыга. Сорадым мин үз-үземнән: — Сабырлыгың чыдар микән? Ай-һай әле Сиңа ул теш чыгар микән?..
72
0