
Асия Юнысова "Капкын"
14нче көн #әдәбимарафон2025 Мөгаен, телсез-өнсез көннәрендә ул үзенең нинди капкынга капканын төшенгәндер. Һәм бу мәкерне үзе үк ачарга тиешлеген дә аңлагандыр. Аны камерада озак тотмадылар. Хәзер инде чәчәк тоткан егетне эзләп табу оста оперативникларга кроссворд чишү кебек бер гамәл генә иде. Ә кыз, өенә кайткач, үзен харап та итә язган, коткарып та калган скрипкасын ломбардка илтеп тапшырды. Аңа инде сердәшенә әйләнгән скрипкасы да хыянәтче булып тоела иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АсияЮнысова #Капкын #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
83
0