
Буш сүз
Өч иләк аша үткәреп Әйтү кирәк һәр сүзне. Безнең төрткеле сүздән Калмасын кеше күңеле. Әйтәсе сүзең дөресме, Шуңа бир син игътибар. Бер дә исеңнән чыгарма, Ялган сүздә зыян бар. Әйткән сүзеңнең кешегә Булсын һәрчак файдасы. Бер файда да юк икән, Буш сүз сөйләп тормачы. Әйтәсе сүзең матурмы? Шуны уйларга кирәк. Матурлык иләге аша Үткәреп карарга кирәк. Авызыңнан чыккан сүзне Куып тота алмыйсың. Уйлап әйтелгән сүз өчен Бары савап алырсың.
Сылтамалар:
100
0