Айшанур

Айшанур

Салкын булса, суык дибез, Кызуда - эссе дибез. Берни дә безгә ярамый, Ни сорарга белмибез. Сүз дә юк, кояш кыздыра, Җәй шулай була инде. Күптән сагынып көткән, Эссе җәйләр менә килде. Яңгыры да явып үтте, Тирә-юньгә ямь өстәп. Яшелчәләр гөрләп үсә, Кояш нурларын сипкәч. Үзе эссе, үзе рәхәт, Тик бераз хәлне ала. Табигатьнең рәхмәте Җиргә яңгыр булып ява.

Тэглар:

107

0