
Зөлфәт.Ык торналары
13нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зөлфәт.Ык торналары Ерак-еракларда,тере күлдә Тонык суда үтте чагылып Шау яшьлегем! — Торна кәрванына Минем еллар китте тагылып... Ык буеннан кузгалганнар бугай, Канат җилпешләрен мин таныйм, Мондый моңлы, Уйчан талгынлыклар Тик дулкында була — Ыктагы. Кыйгач кашларына учны куеп Торна саный кызлар... Көз яна! Бетмәс тавыш килә һавалардан, Өзгәләнә тавыш, Сызлана... Яратып кал җирдә! Яратып кал. Бер генә ул сөю күпере... Көзге тау битендә Салкын күктә Торна саный кызлар — Күпмедер? Мөмкин түгел микән бу тормышта Вакытларны куып узарга? .. Торналарны озатасың, ярым.. Кайтмас хатирәдәй Көз яна! #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Зөлфәт #Ыкторналары #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
103
0