
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 14 нче көн Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ И туган тел!
И туган тел! Сине Әнкә итеп Йөрәгендә саклый бу халык. Таралган ул... Әгәр син булмасаң, Бетәр иде күптән югалып. Югалмадың, Югалтмадың безне — Халык исән калган Син барга. Бу дөньяга күзебезне ачтык, Хакыбыз юк кабат йомарга. Ләкин күпләр үз йортыннан куды Бүген Сине — үзенең Әнкәсен. Үз әнкәсен йорттан куган кеше, Туган илем бар, дип әйтмәсен! Әйтмәсен!..
70
0