13 нче көн. Гүзәл Галләмова " Зәңгәр кыңгыраулар"

13 нче көн. Гүзәл Галләмова " Зәңгәр кыңгыраулар"

Бераз тынычлангач, кабат смартфонын кулына алды. Зиләнең аккаунтын ачты. Мәктәп бакчасында да сурәткә төшкәннәр. Әллә ни үзгәрмәгәннәр лә. Гөлсем ябыккан. Нәфилә Ситдыйковна йортына да барганнар. Күрешеп торса да, игътибар ителмәгән, тазарып киткән икән шул. Мөлаем татар карчыгы! Шундый нурлы йөз! Сокланып туйгысыз! Бармак битләре аша тормыш агышы үтә... Чү! Зөлхәбирәнең йөрәге канатланган сыман очына. Театр бинасы каршында бит бу! “Зәңгәр кыңгырау” янына басып төшкәннәр. Вәйт, башка фотоларда Минвәли юк иде, ә монда бар! Димәк, очрашуга бармаса да, монда чакырып алганнар.

Тэглар:

55

0