Уникенче көн #әдәбимарафон Гүзәл Галлямова "Зәңгәр кыңгыраулар"

Уникенче көн #әдәбимарафон Гүзәл Галлямова "Зәңгәр кыңгыраулар"

Сабан туена кадәр күпер ачу тантанасы үткәрергә булдылар. Закир Надирович кызыл тасма кисәргә Минвалинең дә булуын теләгән иде. Бу эшка чакыручы булмаса да, алай итте, болай итте, горур рәвештә Суфия дә катнашты. «Бер минут вакытым юк. Закир абый ярдәм итәрсең дип, үз яныннан җибәрми», диде. Кабат концерт номерлары оештырудан котылды. Шушындый матур бәйрәмнең рәхәтен бетереп, аның белән сүзга килергә теләге юк иде Зөлхәбирәнең. Ләкин күңелга көннән-көн рәнҗү укмаша. Ул аларны эшен ярату хисе белән баса. Чишмә турында нәфис сүз сөйләп, берничә жыр жырлап, авыл тарихын барлап чыгыш ясавына җаны кинәнде... 247нче бит #ГүзәлГалләмова #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44

Тэглар:

43

0