
Нәбирә Гыйматдинова "Тимә, ярамый"
Атнасына ике-өч тапкыр сырхау анамның хәлен белешкән күрше карчыгы Нурзадә: — Очыбыз берсәк җанланды, ат куалап Азамат йөргәндә зерә күңелле, — диде. — Фермада эшләве икән. Мин сагайдым. Нинди Азамат ул? Әллә?.. Юк-юк, бу бит бигрәк карт абзый! Ат өстендә дә капчык төсле ишелеп утыра. — Кем дисең, Нурзадә әби? —Саттарның төпчек улы. Элгәре заман агранум ие. Аларны хәтерләмисеңдер, бәбкәм. Әнкәң белән авылдан киткәндә күпме ие соң сиңа? — Сигез, әби, сигез яшь. — Ату! Син кечтек олан шул. Ә мин әлеге исемне эзләп балачак илендә актарынмадым да әле. Азамат миңа яшьлегем аша таныш иде. һәм мин әлеге ир-атны җаным-тәнем белән күралмый идем. — Ник ул әниләр очына күченгән?! Ачуыма буылып ысылдаган идем, күрше карчыгы: —Әстәгъфирулла! — дип куйды. — Саттар төпчегенең ызбасы янды, бәбкәм. Эчми, сүгенми, даулашмый, күршелеккә зерә кулай Азамат улым. Катыны Әлисә дә ипле-җайлы. Кичәгенәк миннән нигезенә укытты, Алланың рәхмәте яугыры.
66
0