
Әлфия Кәримова "Гомер бер генә бирелә"
12нче көн #әдәбимарафон2025 Агым сулар дулкынлана Дулкынын ярга кага, Узмас кебек тоелса да Гомерләр узып бара. Су буенда үскән таллар Башларын түбән игән, Ходай безгә гомерләрне Бик кыска итеп биргән. Су буендагы талларга Кунып сайрый сандугач, Безгә бирелгән гомерләр Кире кайтмый бер узгач. Су буйлары, су буйлары, Су буйлары тал тирәк. Гомер бер генә бирелә Кадерен белергә кирәк. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияКәримова #Гомербергенәбирелә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
75
0