
Зөлфәт.Дүрт җыр
12нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зөлфәт.Дүрт җыр Аргы ярда әле көмеш җырлар, Елларның да аргы ярында, Чыдар микән йөрәк ахыргача Җырлаганчы шуның барын да? Беренче җыр - илем турында ул, Олы юлга дәшкән җырдыр ул, Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре Тирбәлешеп торган кырдыр ул... Икенче җыр... әни турында ул, Ун мең еллык моңлы көйдер ул; Бу җиһанда җанны җылытучы Бердәнбер өй, изге өйдер ул. Өченче җыр... Сөю турындадыр - Мең яңарган иске моңдыр ул; Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен Һавадыр ул, сихри тындыр ул. Дүртенче җыр... Бусы җырланадыр Елларның иң аргы ярында. Ансын каен җырлар... каберемдә... Калганнарын - үзем! Барын да!.. 1970 #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Зөлфәт #Дүртҗыр #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
88
0