
Шәүкәт Галиев "Машина ясыйм"
12 нче көн #Әдәбимарафон2025 Машина ясыйм Мин рәсем төшерәм Күп төрле төс белән. Алдымда барысы да: Бик – бик күп машина Зәңгәре, кызылы, Кыскасы, озыны. Әти дә сызыша, Әни дә булыша. Шәп тә соң машина, Кәттә соң машина. Тик бабам катнашмый Ул һаман ат ясый…
83
0