
Нәбирә Гыйматдинова Тимә, ярамый "
Әни минем күңел халәтемнән бихәбәр иде. Мин аңа французлар илендә күргәзмәмнең төтенсез янганын да, остаханәмдә ничаклы эшем зарыгып көткәнен дә һәм, ниһаять, цивилизациянең төкереге дә чәчрәмәгән кыргый авыл тормышыннан муеннан гарык икәнемне дә сиздермәдем. Тыштан мин тыныч идем, ә эчтә... эчтә сыкрау-сыктау катыш тәшвиш... Кулым кылкаләмнән бизсә? Ә күзем ташкала матурлыгына сукырайса? Нишләрмен, йа? Мин шәһәр пейзаж-күренешләре белән танылган рәссам идем бит. Кайсы илгә генә сәяхәт итсәм дә, иң әүвәл киндеремә борынгы архитектура үрнәкләре төшерә идем. Алар инде сиңа борыны белән җиргә төртелгән сәләмә авыл йортлары түгел, алар — буй-сыннары белән күкләргә тоташкан гүзәл сәнгать әсәрләре.
23
0