Җәебез үтеп бара

Җәебез үтеп бара

Елның иң тәмле вакыты Матур җәйләр дә җитте. Ләкин быел ни өчендер, Кояшның җылысы бетте. Әллә инде апрель, майда Кояшның планы тулды. Шуңадыр бәлки июндә Кояшлы көннәр аз булды. Җылы кояш нурын көтеп Үтә безнең көнебез. Иртән суык, кичен суык Кояш җылытмый көндез. Әллә инде табигать Бездән шулай үч ала. Җылы көннәр күрмичә, Җәебез үтеп бара.

Тэглар:

93

0