Гүзәл Галләмова "Тамчы күз яше"

Гүзәл Галләмова "Тамчы күз яше"

11нче көн #әдәбимарафон2025 - Күрше, үлем ул – бер хак, эшләгән кешенең эш урыны булуы яки бетүе – икенче хак... Ходай, бәла-казаны безне сынау өчен бирә.   – Анысы шулай... Күрәм, үзең еламаска тырышсаң да, җаның елый синең. Әйе, елый, үрсәләнә ул бүген. Чын хакыйкатьне аңлады чөнки. – Мин, мин... үземне хөрмәт итә белмәгәнмен... Башта үзеңне яратырга, аннан соң гына кешеләрне яратырга икән шул. Үзен хөрмәт иткән кешеләрне генә башкалар хөрмәт итә икән. Соң аңладым шул. Ходай биргән гомерне үземне кирәксенмәгән кешегә багышлаганым өчен әрним... Әйе, саф мәхәббәтем, ихлас хөрмәтем, минем керсез күңелем аңа кирәкми иде шу-у-л. Гөлзидәнең тибрәткән керфекләре арасыннан тәгәрәп тамчы күз яше төште. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГүзәлГалләмова #Тамчыкүзяше

Тэглар:

90

0