
Зөлфәт.Ашыгылган
11нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зөлфәт.Ашыгылган Ут капкандай ашыктың син, гомер, Еллар, юллар — барысы буталды; Бүген туктап бер ял итим, дидем, — Бар җанымны кинәт ут алды. Ашыкканбыз: назлы кулын сузып Без укталган юллар читеннән Күпме каен калган, күпме гөлләр! ...Ашыгылган, үтеп кителгән... Кем ул дәшә: «Мин яраттым...» — диеп Ай-йолдызлы аулак бер төннән? Юк хәтердә хәтта исеме дә! ...Ашыгылган, үтеп кителгән. Нинди сүз ул, сыкрап-сыктап дәшә Буп-буш калган кәгазь битеннән: «Иң матур җыр идем, күрмәдең!..» — ди. ...Ашыгылган, үтеп кителгән! Кайсы дусның карашында үпкә, Нигә аның күңле кителгән? «Авыр чагым иде, юатмадың...» ...Ашыгылган, үтеп кителгән. Нинди аваз килә югарыдан, Болыт яннарыннан, иркеннән: «Син менәсе биек тау идем мин!» ...Ашыгылган, үтеп кителгән. Кемнең хыял сарае ул анда — Төзи башлаган да сүтелгән? «Син ташыган ташлар ауный җирдә!» ...Ашыгылган, үтеп кителгән. Болытларга яшен тулып калган, Өлгермәгән ләкин яшьнәргә. Ут капкандай ашыкканбыз, гомер! ...Соңармадык микән яшәргә?.. 1974 ел #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Зөлфәт #Ашыгылган #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
44
0