11 нче көн. Лаләләр. Рүзәл МӨХӘММӘТШИН

11 нче көн. Лаләләр. Рүзәл МӨХӘММӘТШИН

Йөземне тәмуг уты ялап узды гүя. – Кояштан оят! Нишләтәсең, башка чарам калмады – борылып яттым. Кош-корт, дигәннән. Монда элгәрерәк, хәтта әле Шәрәф Рәшидов чорында да, ләкләкләр күп булган. Борынгы фотоларга карасаң, Чәр-Минар, Хуҗа-Гаукушан кебек манараларның кара чалма ябынып утыруын күрәсең. Йөзәр еллык оялар! Аннары шәһәрдән су киткән. Кошлар да. Чынлыкта бу нечкә торыклар бәби ташымый. Үзәнлектә куян баласы аулый алар. Томшык очына эләккән бичаралар, җан бирер алдыннан, сабый елавына тиң тавышлар чыгара. Матур риваятьнең төбе – менәтерәк! Хәзер хәзрәт колак итемне якынча шулай кимерә иде. – Тор, әйдә, тор! Базар ачылгандыр. Вәгъдә – иман! Башка чарам калмады – киттек. Юл уңаеннан Рафаэльнең дә ишеге кагылды. Әмма әшнә кеше, түшәгендә бастырылгандай талпынып, безне мөмкин кадәр ераккарак озатты: – Йоклыйм!

Тэглар:

49

0