11 нче көн. Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"

11 нче көн. Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"

Җылы уйлар уйларга тырышса да, хатыны мыскыллап әйткән сүз йөрәгенә кадалган иде шул. Туң кәбестә?! Юк, туң йөрәк мин! Әйе, әйе! Хатын йә фатирында, йә туган йортында җылы юрган астында йоклыйдыр, ә Зөлхәбирә?.. Кайда ул хәзер? Ник мин аның турында чыгып киткәнче үк уйламадым? Хәбир сикереп торды. Өйдә гөлт итеп утларны кабызды. Солдатларча җитез итеп киенеп, капка төбенә чыгып басты. Таң атып килә. Әле генә җылы өйдән чыккан ирне иртәнге салкын куырып алды. Ул ашыгып кесәсеннән тәмәке чыгарды, кабалана-кабалана кабызып җибәрде. Киеренкелектән куллары калтырады. Кайда булырга мөмкин хәзер Зөлхәбирә? Комсызланып суырып, тәмәке тартты, күз карашын Баланлы тауга төбәде. Анда кечкенә генә ут күренә иде. Төн уртасында, атна уртасында кем яккан учакны? Ул, таудагы нәни генә утка карап, уйланып утыра бирде. Матур гына гаилә корып булмады. Тиң яр булмады. Чит кавем белән бәйләндем. Бөтен тиң булмаганлык та шунда бугай. Аз гына аңлашылмаучанлык килеп чыккан саен Мариясе, йә Зөлхәбирәне, йә Хәбирнең үзен салкынлыкта гаепләп, сөйләшмичә йөрде, йә әрләште. Кәефе килеп, кабат сөюе белән пешерде. Ә Зөлхәбирә... Зөлхәбирә! Кайда син? Хәбир утырган урыныннан калкынып куйды.

Тэглар:

55

0