#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  11 нче көн  Раушания Сафина "Язлар"

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 11 нче көн Раушания Сафина "Язлар"

Язлар, язлар - җанга назлар, Зәңгәр күкнең ачык төсе. Яшел чирәм, яшь бөреләр, Шомырт чәчәгенең исе! Язлар, язлар - җанга назлар, Кояшның иң шаян нуры, Умырзая, кар сулары, Сыерчыкның дәртле җыры! Язлар язлар - җанга назлар, Йөрәкләрдә дулкынлану... Ләйсән яңгыр... язгы ташу, Күңелләрдә хисләр ярсу! Язлар, язлар- җанга назлар, Яңаруда һәр соклану! Мин, Язларны сайлар идем, Мөмкин булса анда калу!

Тэглар:

61

0