
10 көн
*** Баш сөяген касә итеп, тиран Шәраб эчкән элек бу жирдә. Яшәү хакына син вәхшилекне Оныт, җирем, оныт, сер бирмә!… Ул касәнең туфрагында бүген Үрелгәндер күккә имәннәр… Кылычлар бит безнең башыбызга Иелмәгән өчен тигәннәр. *** Элек, монда елан бар, дип, Күңелләргә шом салдык. Еланнар качып китәрлек Булган хәзер бу таллык. Яндырганнар… Бөдрә таллар Ята җирдә… көлләрдә. Еланнарны качырырлык Агулар бар кемнәрдә? (118 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #белемрадиосы #татартеле #укыган әсәрнең (китапның) исеме #әсәр (китап) авторы
87
0