
Гүзәл Галләмова "Тамчы күз яше"
10нчы көн #әдәбимарафон2025 Әнисе өс киемнәрен алыштырганда, теле-телгә йокмады Алиянең: – Син терлекләр карарга чыгасыңдыр инде. Мин, син керергә табын әзерлим. Кызының гөрләгән тавышыннан күңеле күтәрелде Гөлзидәнең. Сыерларны савып, барысын да ашатып кына керәм дигән Гөлзидә, үгезләрнең дә муенын бушатып алды. Ни гаҗәп, үгез кадәр үгезне буйсындыра ала, ирне адәм рәтенә кертә алмый иде хатын. Арткы ишек ачылды:салкын һавага, өйдән чыккан җылы пар эченнән, шәл бөркәнгән кызы күренде. – Әни, сәгать җиде тула. Әйдә, тизрәк, соңга каласың ату. – Хәзер, кызым, хәзер. Син көндез пешергән ашны да җылыт инде. – Җылыттым, тәлинкәгә салдым. – Ай, рәхмәт, кызым! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГүзәлГалләмова #Тамчыкүзяше #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты
59
0