
Фәүзия Мөхәммәтова "Әбиемнең сандыгы"
10 нчы көн #Әдәбимарафон2025 Әбиемнең сандыгы Серен чиште әбием, Эчкә сыймый шатлыгым. “Дәү” кызына саклаган Кыз чактагы сандыгын. Җем – җем итә калфагы - Ука белән чигелгән, Баш очында ае бар, Энҗе – мәрҗән сибелгән. Күлмәгенең итәге Балитәкләп бөгелгән, Алъяпкычы ай матур, Әллә миңа тегелгән. Каймалы читекләрен Аякларыма кидем. Аз гына буш булмаса, Биеп тә китәр идем. Талир тәңкә чулпысын Чәчемә куйдым үреп. Үз – үземне танымыйм, Көзге каршында күреп. Иңгә көянтә алсам, Көнләшмәсме Ай кызы Әй шатлана әбием: Син, ди , чын татар кызы, Син, ди, чын татар кызы!
45
0