
Зөлфәт.Кош оясы җилле тирәктә
10нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зөлфәт. Кош оясы — җилле тирәктә! Язгы тирәк… тибри кош оясы… Оч ботакта ата саклап тора. Әнкә кошкай бәбкә чыгармакчы Кузгалмый ул. Тынган. Гел утыра… …Көзге тирәк… тибри кош оясы. Пыскый көзге яңгыр. Кошлар киткән… Буш ояда җылы әсәре юк. …Һәммәсе дә вакытлыча икән! Кышкы җилдә калды кош оясы… Алда — бушлык, җил һәм кыш салкыны. Таныйсыңмы, кеше, язмышыңны? …Әле генә сайрап торган оя Буп-буш калды… Сүнде… Тәмам тынды... #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Зөлфәт #Кошоясыҗиллетирәктә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
48
0