
10 нчы көн. Лаләләр. Рүзәл МӨХӘММӘТШИН
Юл кешесенең юлда булуы хәерле, диләр. Кирәксез нечкә хисләрне җаннан кагып, егетләрчә саубуллаштык. Билгеле, барысы да имин сәфәр теләде. Иң ахырдан Аида белән күзгә-күз орыныштык. Аида – үзгә шул. Идарәдәге башка хезмәттәшләр кебек түгел. Беркемгә охшатмыйча, йөрәгеннән өзеп озаткандай, муеныма сарылды: – Миңа Бохарадан кояш, тәмлүшкә һәм... алсу чәчкә алып кайт, яме? Аның кайнар тыны баш миен эретерлек иде. Һушым, тамырын җуйган люстрага бәрабәр, идәнгә чәчрәде. Кочактан чыгуга өшеп киттем. – Килештекме? – Моңа җавап та бирәсемени әле? – дидем, исәнгерәгән халәттә. – Ым кагуың да җитә. – Хуш. Аиданың татарчасы шактый нык иде: – Бу – хушлашу гына түгел бит? – Юк. – Әйе алайса? – Әйе. Шулай аерылыштык. Минем, аэропортка юнәлгәнче, өйгә чабып, чүпрәк-чапрак җыясы, паспортны табасы, чырайны шомартасы бар иде. Тамак төбе дә ничектер кымырҗап, кипшереп торамы соң?.. Тәүге мәртәбә очкычка утыруым лабаса! Юл аягына, дип кенә инде.
50
0