10 нчы көн. Айзидә. Лира ИБРАҺИМОВА

10 нчы көн. Айзидә. Лира ИБРАҺИМОВА

Авылда, әнисе янында тәне белән дә, җаны белән дә тук, бар дөньяга берүзе хуҗа, алай гына да түгел, шул үзенең бәхетле мохитендә эреп яшәргә өйрәнгән Айзидәгә шәһәр тормышы чит, аңлаешсыз кебек тоелды. Һәркем каядыр ашыга, кабалана, кеше кешене күрми, ишетми дә. Авылда, тәненең шәрәлеген каплар өчен, кышын җылылык өчен кигән киемнәр дә монда бөтенләй башка сыйфатларга ия иде. Ул, үзен шул мохитеннән җыеп алып, шәһәр кануннары калыбына кертергә тиешлеген аңлый иде. Бөтен кеше шулай итә бит. Ул кемнән ким? Әнә бит, кызлар ничек? Чәчләре тарап үрелгән, итәк-күлмәкләре дә килешле генә. Сөйләшүләре бөтенләй башкача. Менә ул да, абыйсы алып кидерткән матур чәчәкле күлмәген, аякларына ап-ак оекбашлар, уңайлы гына кечкенә туфли киеп алган. Җилкәсенә букчасын асып, кеше арасында кеше булып, дүрт ел укыячак техникум бинасы каршында басып тора. Букчасында – белем дөньясы. Гиз дә гиз шул белем дәрьясын, энә белән кое казы, кем әйтмешли. Бина эченнән ишетелгән кыңгырау тавышыннан Айзидә дертләп куйды. Ишегалдында да кеше күренми. Әллә соңга калды микән соң? Җәһәт адымнар белән бина эченә керде дә, буш һәм тын коридорга юлыгып, тагын аптырашта калды. Беркем дә юк ләбаса! Дулкынланудан тирләп чыккан учына кыскан сумкасын кулдан-кулга күчерде. Әле бер якка китмәкче булды, әле икенче якка. – Тебе куда, девочка? Якыннан гына килгән тавыштан Айзидә сискәнеп китте. Русча эндәшәләр тагын үзе. Кыз тавыш килгән якка борылды да өстәл артында утыручы олы гына апаны күреп елмаеп җибәрде.

Тэглар:

66

0