
Унынчы көн #әдәбимарафон Гүзәл Галләмова
"Зәңгәр кыңгыраулар" Авыл советы башлыгы тамаша беткәч сәхнәгә күтәрелеп, жылы сүзләр, рәхмәт әйтте. Пәрдә ябылгач, сәхнә артына кереп, спектакльне ошатуларын әйтүчеләр арасында уйларын яшереп тормыйча: «Хисмәт белән матур пар икән сез!» диючеләр дә булды. «Спектакль ахырындагы кебек аерылмагыз», дип, бармак селтәп шаярттылар. Театрда уйнап күңеле белән яшәргән, Зөлхәбирәне икенче килене итеп күрергә теләгән Зәйтүнә «Кайчан туйга киләбез? дип төрттерүчеләргә:-Бик тиздән, Алла бирсә! дип җавап бирде...134 нче бит #ГүзәлГалләмова #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44
55
0