
9 нчы көн. Әлфия Кәримова " Яшик әле".
Беребездә белмибез Алда, безне ни көтә, Гомерләр ул бик кыска Сизелми үтеп китә. Яшик әле барыбыз да Сөеп һәм сөелеп кенә. Ходай биргән гомернең Кадерен белеп кенә. Уфтанмаслык булсын безнең Узган гомер юлыбыз, Дәвамчылар булып калсын Кызыбыз һәм улыбыз. Улларыбыз, кызларыбыз, Сипсен әйдә орлыклар. Нәсел дәвамчыларым булып Калсын әйдә, безнең оныклар.
Сылтамалар:
60
0