9 көн

9 көн

Сау калган Кемдер белми, кемдер юри язган Нәселләрне бутап, илләрне. Илен яклаганнар онытылган, Исән - кылыч белән килгәне… Ялган китапларны халык яккан, Яңалары булса - ул тагы Яндырачак! Үсеп утырачак Көлләрендә шайтан таягы. Үз тарихын халык ташка язган, Кем өчендер алар "югалган" Юк, һәр имла - утта янганнарның Вөжданнары кебек сау калган. Шушы язмаларны укыр өчен Киләчәгем килә сагынып. Йә, шуннан соң кара йөрәк белән Ак кәгазьгә кара кагылып?! (108 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #белемрадиосы #татартеле #укыган әсәрнең (китапның) исеме #әсәр (китап) авторы

103

0