Кем белгән

Кем белгән

Минут саен якты дөньялардан Кемдер китә бүтән кайтмаска. Барыбыз да шул чиратта тора, Бу турыда уйламасак та. Беребез дә белми бездән алда Күпме кеше торганын чиратта. Һәркем китә үз вакыты белән Калып булмый күпме тырышсак та. Чыгып китеп булмый ул чираттан Алыштырып та булмый урынны. Ахырына күчеп басып булмый, Һәркемнең анда үз урыны. Тәмен тоеп калырга син тырыш Һәр минутын шушы тормышның. Башкаларны хөрмәт итеп яшә, Кадерен бел һәрбер минутның. Беркемгә дә ачу саклап торма, Гафу итә белергә өйрән. Янәшәдәгеләргә сөю өләш, Кайчан китәсебезне кем белгән...

Тэглар:

108

0