Айшанур

Айшанур

Кулыңнан эшең төшсә дә, Күңелкәең төшмәсен. Төшенкелек беркайчан Күңелне биләмәсен. Күңелләр төшеп киткәндә, Эшләр дә бармый кебек. Бераз туктап ял итеп ал, Уйларыңны эшкә җигеп. Кереп утыр диваныңа, Тизрәк йом күзләреңне. Диңгез дулкыннары имеш Иркәли иңнәреңне. Еракта әнә акчарлаклар Очалар бер-бер артлы. Синең начар уйларыңны Юадыр диңгез суы. Аякларыңа җылы Диңгез суы бәрелә. Уйлар диңгезендә шулай Күңелләр күтәрелә. Тыныч кына утыр Күңелләрең булганчы. Дөнья мәшәкатьләреннән Бөтенләй арынганчы. Башкача уйлый башлыйсың, Бераз ял итеп алгач. Нервларны саклыйк, кызлар! Саулык кайтмый югалгач.

Тэглар:

92

0