Фәүзия Мөхәммәтова "Урам коесы"

Фәүзия Мөхәммәтова "Урам коесы"

9 нчы көн #Әдәбимарафон2025 Урам коесы Бер кое бар, туып – үскән Урамыбыз уртасында. Урам халкы – яше – карты Су алырга килә шунда. Таң алдыннан, кабаланып, Карт – корылар таң суы ала. Иртән иртүк көянтәсен Яшь киленнәр иңгә сала. Хатын – кызлар монда көн дә Рәхәтләнеп бер ял итә, Берсен – берсе бүлә – бүлә, Эч серләрен сөйләп китә. Ә кичләрен , сәбәп табып, Кыз – кыркын һәм егет – җилән Күрешеп бер сөйләшергә Шушы кое янга килә. Эх, ул яшьлек! Кое яны… Актарыла кайчак җаным, Тик бер тапкыр чиләгемнән Тотса идең килеп тагын!

Тэглар:

56

0