Шәүкәт Галиев "Авылча, бабайча ял..."

Шәүкәт Галиев "Авылча, бабайча ял..."

9 нчы көн #Әдәбимарафон2025 Авылча, бабайча ял... Авылда торып китим, Тазарып, ныгып китим, Спорт яратам бит мин! Алып кайттым шәһәрдән Бадминтонны, теннисны, Эспандерны, гантельне Һәм ике потлы герне! Бабай боларны күрде, Бабай кеткелдәп көлде: — Үсәр бездә мускулың, Булмас бер дә буш кулың... Қуй боларны читкәрәк, Менә сәнәк тә көрәк, Менә балта да чалгы - Без авылча, бабайча Оештырырбыз ялны!

Тэглар:

81

0