9 нчы көн. Айзидә. Лира ИБРАҺИМОВА

9 нчы көн. Айзидә. Лира ИБРАҺИМОВА

– Абый кайткан! Абый кайткан! – Чү, ипләп! Кара инде, туның белән шәлең идәндә калды, Айзидә, – дип, юри генә шелтәләгән булды Гөлҗамал. Айзидә аны ишетмәде. Ул кечкенә, арык куллары белән һаман абыйсын кочты, чәп-чеп битләреннән үпте. – Эшләр ничек, Айзидә? Урман куяннары миңа күчтәнәч җибәрмәде мәллә? Дәүләтҗан сеңлесенең йомшак чәчләреннән сыйпады. – Җибәрде, әнә бит сиңа бер чана чыбык. Айзидә тәрәзәгә борылып карамый гына йорт ягына ымлады, ә үзе абыйсы итәгендә утырган килеш ризык тулы өстәлгә карашын күчерде. – Шул гомер йөрмәсәң? Тагын агач төбендә җырлап утыргансыңдыр инде? Җырларга дисәң, дөньясын оныта тәмам. Берәр бүре ашап китмәсен тагын үзеңне? Бәгыре каткан ана, Айзидәне бүген генә түгел, башка вакытта да, бик ачуланасы килгәндә дә чынлап ачуланмады. Башка балаларына эләкте. Айзидә белән андый телдә сөйләшә алмады. – Бүреләр миңа тимиләр ич алар, әни. Мин алар белән күптән дуслашып беттем инде. Агач арасына качып, җырлаганны тыңлап торалар да китәләр. Гөлҗамал кулын гына селтәде. – Менә күрдеңме? Моны ничек берүзен генә җибәрәсең шәһәргә? Әнисенең авызыннан уку сүзен ишетүгә, Айзидәнең иңнәренә канат үсеп чыктымыни! – Укырга?! Ур-ра! Ур-ра! Айзидә өстәл тирәли такмаклап биеп әйләнергә кереште. – Әйе. Укырга. Техникумга.

Тэглар:

75

0