9 нчы көн. Лаләләр. Рүзәл МӨХӘММӘТШИН

9 нчы көн. Лаләләр. Рүзәл МӨХӘММӘТШИН

Күкрәк тутырып сулыш алсаң, бушлык калдырмыйча, дүрт як диварга терәлерсең кебек. Җилкәләр түшәмне ышкып тора. Сыңар тәрәзә өсте-өстенә бизәлеп, чуарланып,челтәрләнеп беткән. Аның аркылы сүрән генә яктылык сирпелә. Шәкерт акшарланган дивардагы уемтыктан уймак кадәр пыяла савыт чыгарды. Көнгә таба борылып, каш турысына күтәрде. Төбәлеп бакты. Риваяти Фәрһаднең йөрәк суты сыман кырмызы буяу! Аны, май кушып, шушы куелыкка, шушы җетелеккә, шушы бербөтен камиллеккә җиткергәнче, никадәр бөҗәкне сытып он итәргә кирәк икән? Игътибар илә карасаң, арада үлеп өлгермәгәннәре дә бихисап, диярсең: буяу кымшана, буяу тере иде... Шәкерт, аякларын шәрекъчә бөкләп, идәнгә утырды. Тезләренә ләүхен1 салды. Катыргыдагы тонык сызыклар буенча караташын батырып уздырды. Аннары каурый каләмгә үрелде... Әмма палас өстенә сузылган бармаклар һавада эленеп калды. Үзе дә искәрмәстән: – Каң-каң! – дип куйды ул. Ашыкмыйча гына урыныннан торды. Чуарланган челтәр янына барып басты. Тәрәзә ачты. Йөзенә кайнар коры җил агымы бәрелде. Җилдән тозлы тәм килә иде... Шәкертнең карашы нәрсәдер эзләгән шикелле офыкларны капшады. Яңадан бер хәтереннән кичерде ул: анда, ил-суларның аръягында, кош очып җитмәс ераклыкта, бөтенләй башка дөнья бар... Анда бөтенләй башка тормыш кайный.

Тэглар:

54

0